ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Рөстәм Миңнеханов Ислам банклары советы җитәкчесен "KazanSummit 2019"ка чакырды

5 июль 2018, 10:43 , Фото: Рамиль Гали/архив

Рөстәм Миңнеханов Ислам банклары советы җитәкчесен Татарстан Президенты Казахстанның эшлекле даирәләре һәм Астана ислам икътисады форумының кайбер кунаклары белән очрашулар үткәрде.

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам банклары һәм финанс институтлары советы генераль сәркатибе Абделиллах Белатикны киләсе елга XI «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» Халыкара икътисади саммитына чакырды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Казахстанда. Ул EXPO Конгресс-үзәгендә халыкара финанс үзәге проектлары күргәзмәсе белән танышты.

Татарстан Президенты Казахстанның эшлекле даирәләре һәм Астана ислам икътисады форумының кайбер кунаклары белән очрашулар үткәрде.  

Рөстәм Миңнеханов Ислам банклары һәм финанс институтлары советы генераль сәркатибе Абделиллах Белатик белән очрашу барышында ислам финанслары өлкәсендәге хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты.

Очрашу ахырында Татарстан Президенты Абделиллах Белатикны киләсе елда XI «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» Халыкара икътисади саммитында катнашырга чакырды һәм саммит мәйданчыгында ислам финанслары механизмнарын гамәлгә кертү темасына сессияләр оештырырга тәкъдим итте.

Ислам үсеш банкы төркеме президенты Бандар Хәҗәр белән очрашуда ислам финансларына кагылышлы мәсьәләләр хакында фикер алышуны дәвам иттеләр. Рөстәм Миңнеханов 2017 елның февралендә Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәрендә урнашкан Ислам үсеш банкына сәфәрен искә алды. Яклар шулай ук Астана ислам икътисады форумының оештырылу дәрәҗәсенә бәйле уңай хис-кичерешләре белән уртаклашты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10