news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

5 июльдә Казансу елгасы буйлап экологик йөзү оештырыла

5 июльдә Казансу елгасы буйлап экологик йөзү була. Маршрут Зәңгәр күл янында Урманчы бистәсеннән алып Бәллүр шарлавыкка кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында билгеле булды.

«Анда ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы һәм Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге катнаша. Экологик йөзү иртәнге 10:00 сәгатьтә башлана. Чараның төп максаты – елгабыз тагын да матуррак булсын һәм безне сөендерсен өчен Казансуны чистарту», - дип хәбәр итте ТР Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Ольга Манидичева.

Акциядә катнашучылар өчен шәһәрдән чара башланачак урынга кадәр трансфер һәм төшке аш оештырылачак. Иң актив катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырыла. 3 июльдә 19:00 сәгатькә кадәр «Татарстанның Зәңгәр күлләре» Телеграм-каналында экологик йөзүдә катнашу өчен ике урын уйнатылачак.

  • Әйләнә-тирә мохит турында кайгырту «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына туры килә. Соңгы елларда республика әйләнә-тирә мохитне саклауда зур уңышларга иреште. Татарстан Идел буе федераль округында табигатьне саклау эшчәнлеге буенча лидер булды.
  • «Экология мәсьәләләре – кешеләрнең тормыш сыйфатының нигезе. Эш безнең яшәү тирәлегеннән башланырга тиеш. Без иҗтимагый киңлекләрне, ишегалларын төзекләндерүгә зур акчалар юнәлтәбез. Ләкин чиста һава, яхшы су булмаса, берни дә барып чыкмаячак», — диде Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
news_right_1
news_right_2
news_bot