Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казансуны ауган агачлардан чистартуның өченче этабы башланды
Татарстанда Казансу елгасын торгызу буенча «Ирекле агым» экологик сынау проектының өченче этабы башланды. Бүген ТР экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Ольга Манидичева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында шулай дип белдерде, дип яза агентлык хәбәрчесе Наталья Рыбакова.
«Проект 2021-2022 елларда барлыкка килде. Сер түгел, су объектларының экологик торышын яхшырту – Россия Федерациясенең төп максатларыннан берсе. «Экологик иминлек» илкүләм проекты шушы максатны үз эченә ала. Татарстанда фәнни җәмәгатьчелек белән берлектә без гамәлгә ашырылу ихтималы булган карарлар һәм инициативалар әзерләдек», – дип сөйләде ул.
Фәнни-тикшеренү эшләре башкарылды һәм су объекты сайланды. Проект Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Экологик иминлек» илкүләм проектына булышлык күрсәтү максатыннан гамәлгә ашырыла. Елганы чистарту чараларын Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге башкара.
«Казансу – Татарстан башкаласы өчен зур әһәмияткә ия елга. Социаль-экологик инициатива Татарстаннан иҗтимагый тавыш бирүгә куелган җиде проект составында игълан ителде. Экология проекты безнең федераль коллегалар тарафыннан үткәрелгән барлык тавыш бирүләрдә дә беренче урынны алды. Халыкның әйләнә-тирә мохитне яхшырту ихтыяҗы никадәр югары булуын барыбыз да аңлыйбыз», - диде Ольга Манидичева.
Казансу ярларын тикшерү барышында иң элек елганың ирекле агымына тискәре йогынты ясый торган ауган агачлар табылган. Бу су объектының ләм белән каплануына китерә һәм суда яшәүче тереклек ияләренә зыян сала.
Алдагы ике елда түбәндәге нәтиҗәләргә ирешелгән:
- 55 урында елга ауган агачлардан арындырылган;
- Казансу үзәненнән һәм ярларыннан 800 капчыктан артык чүп-чар җыелган;
- Судан 3800 кубометр агач чыгарылган.
Быелгы планда елганың инде чистартылган участокларына мониторинг үткәрүне дәвам итү, Казансуның яңа участокларында эш зонасын киңәйтү, халык арасында агарту эшләрен үткәрү каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз