Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
5 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Синоптиклар алдагы көннәргә фаразларын җиткерде, татар телен интернет аша популярлаштырырга тәкъдим итәләр, "Гаилә" мәчете берьюлы ике бәйге оештыра.
Татарстан һәм Дагыстан хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды/ Документны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дагыстан Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев имзалады.
Татарстан синоптиклары алдагы биш көнгә фаразларын җиткерде/ 6 февральдә республикада явым-төшем кимиячәк, ә 7-8 февральдә кар явудан туктаячак.
2019 елның төрки дөнья мәдәни башкаласы исеменә Кыргызстан шәһәрләре дәгъва итә/ Россиянең Уфа, Абакан, Кызыл, Якутск, Таулы Алтай шәһәрләре дә төрки дөньяның мәдәни башкаласы исемен йөртәргә лаек, дип белдерде ТӨРЕКСОЙ җитәкчесе.
Төркия телеканалында татарлар турында тапшыру дөнья күрде/ Тапшыруда татарлар турында Истанбул татарлары җәмгыяте вәкиле Гөлтан Ураллы сөйли.
Уфада Наҗар Нәҗминең 100 еллыгына багышланган фильм күрсәтелде/ Уфада Наҗар Нәҗми исемендәге аллея һәм һәйкәл ачу фикере әйтелгән.
Татар артистлары “Татар-информ” студиясендә Әнгам Атнабаев шигырьләрен укыды/ Театр һәм эстрада артистлары башкаруында шигырьләр социаль челтәрләрдә таратылачак.
Абдулла Дубин Г.Тукай премиясе сорап Президентка хат язган/ Левитаннан сабак алган, 23 ел диктор булып эшләгән, элекеге югары категорияле белгеч, хаксызга эшеннән җибәрелүен шулай компенсацияләргә уйлаган.
Галимнәр татар телен интернет аша популярлаштырырга тәкъдим итә/ Татарстан Фәннәр академиясендә "Татар теленең зур электрон тупланмасы "TATZET" платформасы тантаналы төстә ачыла.
Татар галимнәре Казанда Уен кораллары музее кирәклеген әйтә/ Рәсемнәре, тасвирламалары, аналоглары булган музыка уен коралларын яңартырга кирәк.
"Гаилә" мәчете берьюлы ике бәйге оештыра/ Ике бәйге дә гореф-гадәтләрне саклауга багышлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз