news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

5 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Футбол буенча дөнья чемпионаты уңаеннан истәлекле тәңкәләр чыкты, "Азатлык радиосы" чит ил агенты дип табылды, Татарстанда һава шартлары бозыла.

Рөстәм Миңнеханов «Химград» технополисындагы сыйфатны үрнәк итеп күрсәтте/ Проектларга кертелгән инвестицияләрнең гомуми күләме 1 миллиард сумнан артып китә.

Дәүләт Думасына демографик чаралар турында закон проекты якын көннәрдә кертеләчәк / Владимир Путин балалар тууны стимуллаштыру тәкъдимнәре белән чыккан иде.

Үзәк Банк футбол буенча дөнья чемпионаты уңаеннан истәлекле тәңкәләр чыгарды/ Шуларның дүртесе – көмеш, берсе – алтын, тагын берсе кыйммәтле булмаган металлардан сугылган.

«Азатлык радиосы» һәм Idel.Реалии чит ил агентлары дип табылды/ Россия Юстиция министры тугыз гаммәви мәгълүмат чарасын чит ил агентлары исемлегенә кертте.

"Большая книга": Шамил Идиатуллин китабы укучылар тавыш бирүе буенча өченче урынга чыкты/ «Большая книга» Милли әдәби премиясенең нәтиҗәләре 12 декабрьдә игълан ителә.

Роспотребнадзор балалар яңа ел товары куркынычсызлыгы буенча кайнар линия ачты/ Күзәтчелек органы белгечләре Татарстан халкы сорауларына 18 декабрьгә кадәр җавап бирәчәк.

Татарстан синоптиклары һава шартларының бозылуы хакында кисәтә/Төнлә һәм көндез буран, юлларда бозлавык һәм кар көртләре хасил булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100