ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгчысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды
Авыл тормышын яктырткан әдәби әсәрләр конкурсына йомгак ясалды - исемлек
Дүрт татар язучысына дүрт әдәби премия тапшырылды - исемлек

Икътисад

Рөстәм Миңнеханов «Химград» технополисындагы сыйфатны үрнәк итеп күрсәтте

5 декабрь 2017, 14:53 , Фото: Михаил Захаров

Рөстәм Миңнеханов «Химград» технополисындагы сыйфатны үрнәк итеп күрсәтте Проектларга кертелгән инвестицияләрнең гомуми күләме 1 миллиард сумнан артып китә.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Химград» технополисында яңа производстволар ачты. Проектларга кертелгән инвестицияләрнең гомуми күләме 1 миллиард сумнан артып китә.

Республика лидерының «Химград»ка сәфәре «Ирвис» фәнни-җитештерү предприятиесе белән танышудан башланды. Хәзерге вакытта биредә агрессив булмаган ягулык һәм инерт газлар өчен үлчәү приборлары әзерләү процессы бара. Әлеге проектка инвестицияләрнең гомуми күләме 106 миллион сум тәшкил итте.

Табышның фаразланган күләме елына 205 миллион сум тәшкил итә, дип белдерде компаниянең генераль директоры Дмитрий Кратиров.

«Ирвис» фәнни-җитештерү предприятиесе 1990 елда төзелгән. «Химград»та урнашкан предприятие газ счетчиклары һәм расходометрлары, пар счетчиклары эшләп чыгара.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов «Cotton Way» фабрикасын эшләтеп җибәрүдә катнашты. Проектка инвестицияләрнең гомуми күләме 900 миллион сумнан артып китә. Ул елына 325 миллион сум табыш китерәчәк.

Компания генераль директоры Александр Уткин ТР Президентына хәбәр иткәнчә, киләчәктә фабрика тагын да киңәячәк. Бу очракта инвестицияләрнең гомуми күләме 1,5 миллиард сумнан артып китәр, ә җитештерү күләмнәре тәүлегенә 30-80 тонна тәшкил итәр дип көтелә. Фабрикада 175 яңа эш урыны булдырылачак.

Мондый фабрикалар кешеләрнең яшәү рәвешен сыйфат ягыннан үзгәртә, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Бүгенге көндә компания 53 медицина учреждениесен кирәк-яраклар белән тәэмин итә, диде республика башлыгы. «Без биредә стерильлек, чисталык һәм медицина учреждениеләрен кирәкле бөтен әйберләр белән тәэмин итә торган иң алдынгы технологияләрне күрәбез», – дип билгеләп үтте ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр