Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
4 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстан Мәгариф министрлыгына яңа җитәкче билгеләнде, айлык норманың 60 проценты күләмендә кар яуды, Энгель Фәттаховның яңа эш урыны билгеле булды.
Рафис Борһанов мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде/2012 елдан Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов иде.
Михаил Бабич: Татарстанда татар телен укытуга бәйле вазгыять тотрыклы төс алды/Аның сүзләренчә, соңгы ике елда вазгыять өлгереп җиткән, төбәкләрдән меңләгән мөрәҗәгатьләр килә башлаган иде.

Энгель Фәттаховның яңа эш урыны билгеле булды/“Мондый тәҗрибәдән соң миңа бернинди сынаулар да куркыныч түгел, Актаныш районына кайту теләгем бар”, - дип җиткергән экс-министр.

Рөстәм Миңнеханов "Зенит" волейбол клубын Россия Кубогында җиңүе белән котлады/Осталык һәм характер ныклыгы ярышында җиңү яуланды, диелә котлауда.

Казанда ял көннәрендә айлык норманың 60 проценты күләмендә кар яуган/Шәһәр урамнарыннан 3,5 мең тонна кар чыгарып түгелгән.

"Татар-информ" коллективы Россия Президенты вәкаләтле вәкиленең грамотасына лаек булды/Бүләкләү Михаил Бабичның төбәк гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре белән еллык очрашуында булды.

Казанның Республика балалар клиник хастаханәсе – Россиянең иң яхшы медицина оешмасы/Хастаханә медицина эшчәнлегенең куркынычсызлыгын һәм сыйфатын тәэмин итүдә лидер булды.

Татарстанда бүген төнлә бозлы яңгыр көтелә/Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бозлавык һәм кар көртләре булачагы турында кисәтә.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз