Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
30 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов Көнбатыш Казахстан өлкәсе акимы белән очрашты, Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония коллективы РФ Президенты Рәхмәт хатына ия булды.
Рөстәм Миңнеханов Көнбатыш Казахстан өлкәсе акимы белән уртак проектлар турында сөйләште / Аким Алтай Кульгинов Татарстан җитәкчесен Уральскига Сабан туена чакырды.
X «Түгәрәк уен» фестивалендә Ижевскиның «Асылъяр» ансамбле Гран-при алды / Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районында Бөтенроссия татар фольклор фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония коллективы Россия Президенты Рәхмәт хатына ия булды / Бу хактагы карарны 29 июньдә Россия Федерацииясе Президенты В.Путин имзалаган.
Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестивальдә гран-при алучыга 100 мең сум биреләчәк / Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестиваль-бәйгедә Актанышта бүген яшь талантлар сәхнә тота.
Казан кызы футболчылар Месси һәм Салахның портретларын ясаган / Диңгез ташларыннан ясалган үзенчәлекле картиналар IT-паркта – чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә күрсәтелде.
Россия Герое Рәфәгать Хәбибуллин туган авылда «Түгәрәк уен» концерты булды / Быел Ульяновск өлкәсендә узучы X Бөтенроссия фольклор фестивалендә катнашучы ансамбльләр Вязовый Гай авылына барды.
Унберенче «Түгәрәк уен» фольклор фестивале киләсе елда Биектау районында узачак / Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге үткәргән фестиваль быел Ульяновск өлкәсендә булды.
1 июльдә республикада 33 градус эссе булуы көтелә / Ял көннәрендә Казанда эссе һава торышы саклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз