ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

1 июльдә республикада 33 градус эссе булуы көтелә

30 июнь 2018, 11:18 , Фото: архив

1 июльдә республикада 33 градус эссе булуы көтелә Ял көннәрендә Казанда эссе һава торышы саклана.

(Казан, 30 июнь, "Татар-информ"). Киләсе тәүлектә Казанда алмашынучан болытлы һава булачак, явым-төшем күзәтелми. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Бүген һава температурасы +28-...+30 градус булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Татарстанда шимбәдән якшәмбегә каршы төндә +14... +19 градус көтелә. 1 июльдә республикада һава температурасы +28...+33 градус булачак.

2 июльгә каршы төндә Татарстанда +16...+21 градус көтелә. Дүшәмбе көндез Татарстанда 31-36 градус җылы булуы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булуы ихтимал, диелгән хәбәрдә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10