news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

30 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Васил Шәйхразиев татар халкына Яңа ел котлавын ирештерде, Татарстан мөфтие яңа Telеgram каналын булдырган, иртәгә Татарстанда бозлавык булуы көтелә.

В.Шәйхразиев: Милләтебез өчен башкарган уртак эшләребез Яңа елда да уңышлы дәвам итсен/ Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев татар халкына Яңа ел котлавын ирештерде.

Татарстан мөфтие “Һәрбер кеше хафиз була ала” Telеgram каналын булдырган/ Telеgram челтәрендәге әлеге программада көн саен бер дәрес, шул исәптән тәфсирләр дә җибәрелеп торачак.

Казанда Игенчеләр сарае каршында яңа ел күңел ачулары өчен мәйданчык ачылды/ 8 гыйнварга кадәр кунаклар конкурсларда һәм викториналарда катнаша, бүләкләр ала һәм чәй белән сыйлана ала.

Иртәгә Татарстанда бозлавык булуы көтелә/ Төнлә һәм иртән томан һәм бозлавык булуы көтелә, диелгән Гидрометерология үзәге хәбәрендә.

Марат Әхмәтов: Татарстанда 60 елга беренче тапкыр 3 млн тонна чөгендер җыеп алынган/ Соңгы 7 елда Татарстан бөртеклеләрдән иң күп уңыш алган төбәк.

Татарстанда объектларда төзелеш һәм капремонт программасы тәмамланды/ 2018 елда иҗтимагый киңлек проектларын сайлау буенча республикалылар тавыш бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100