ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Бәхетле балачак" балалар иҗаты интернет-бәйгесе башланды
Әлмәттә ике җиңел машина һәм “ГАЗель” йөк машинасы бәрелешкән
"Бигеш" аэропортыннан Санкт-Петербургка 499 сумга барып була
Әлмәт театры Казан гастрольләрен реалити-шоулы спектакль белән япты
Тимур Нагуманов икътисади җинаятьләрдә гаепләнүче эшмәкәрләрне сак астында тотуга каршы

Татар дөньясы

В.Шәйхразиев: Милләтебез өчен башкарган уртак эшләребез Яңа елда да уңышлы дәвам итсен

30 декабрь 2017, 09:19 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

В.Шәйхразиев: Милләтебез өчен башкарган уртак эшләребез Яңа елда да уңышлы дәвам итсен Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев татар халкына Яңа ел белән котлавын ирештерде.

(Казан, 30 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев татар халкына Яңа ел белән котлавын ирештерде.

"Мөхтәрәм милләттәшләр! Үзенең олы мәшәкатьләре, игелекле эшләр белән тагын бер ел тарихка кереп бара. Татар дөньясы өчен ул истәлекле, күркәм вакыйгаларга бай булды. Алдыбызда торган гаять зур эшләрне башкарыр өчен, Яңа 2018 ел ишегебезне кага. Һәркайсыбыз бу көннәрдә ниндидер сер, өмет-хыялларның тормышка ашып яшәвен тели. Милләтебезнең киләчәге өчен башкарган уртак эшләребез Яңа елда да уңышлы дәвам итсен. Безгә үз тормышыбызны җайларга, бер-беребез белән ярдәмләшергә, рәхмәтле булырга акылыбыз һәм көчебез җитәр дип ышанам", - диелә котлауда. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр