Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
3 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
КФУда Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе ачыла, синоптиклар Казанда аномаль җылы октябрь вәгъдә итә, иртәгә Кариев театры яңа сезонын ача.
Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда нефть эшкәртүгә инвестицияләр 5 елда 710 млрд сум булды / Республикада соңгы елларда нефть эшкәртү күләме 12 процентка артты.
Бөтен көчебезне сыерлар баш санын киметүгә чик куюга юнәлттек – министр урынбасары / Дәүләт Советында авыл хуҗалыгы үсеше буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләделәр.
Казан федераль университетында Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе ачыла / 1 ноябрьдән Татаристика һәм Тюркология Югары мәктәбе исемен үзгәртә.
Иртәгә Кариев театры сезон ача: перфоманс, яшь шагыйрәләр һәм Эдвард исемле куян / Тамаша театр алдындагы мәйданда Нурбәк Батулладан перфоманс белән башланып китә.
Гөлшат Зәйнашеваның 90 еллыгына багышланган флешмобка Алсу Фазлыева кушылды / Оештыручылар теләге булган һәркемне флешмобка кушылырга чакыра.
Ел башыннан бирле Татарстан нефтьчеләре 21 млн тонна нефть чыгарган / Узган ел белән чагыштырганда, «Татнефть» нефть табышын арттырган.
Күп балалы гаиләләргә җир инфраструктурасы мәсьәләсен һаман читкә этәреп булмый – Т.Һадиев / Комитет рәисе әйтүенчә, бу мәсьәләне хәл итүне ничек тә булса бюджетка кертүгә ирешергә кирәк.
Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә / 4 октябрьдә 5.00-18.00 сәгатькә кадәр республикада урыны белән көньяк-көнбатыштан 17 м/с кадәр җил, шулай ук яшенле яңгыр булачак.
Синоптиклар Казанда аномаль җылы октябрь вәгъдә итә / Якындагы ун көндә Татарстанда болытлы һава, әмма салкын булмаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз