ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

3 октябрь 2018, 18:00 , Фото: архив

Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә 4 октябрьдә 5.00-18.00 сәгатькә кадәр республикада урыны белән көньяк-көнбатыштан 17 м/с кадәр җил, шулай ук яшенле яңгыр булачак.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге мәгълүматлары буенча иртәгә Татарстанда һава шартлары бозылуы көтелә. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

4 октябрьдә 5.00-18.00 сәгатькә кадәр республикада урыны белән көньяк-көнбатыштан 17 м/с кадәр җил, шулай ук яшенле яңгыр булачак.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшен вакытында урамга чыкмаска, шулай ук тәрәзә янында тормаска, ә урамда калган очракта ышыклану урыны табарга киңәш итә.

Көчле җил вакытында агачлар, щитлар киштәләр һәм йорт кәрнизләре янында тормаска кирәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10