news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

3 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Р.Миңнеханов Ислам икътисады халыкара форумында катнашу өчен Казахстанга килде, КФУда Лев Толстой елының рәсми ачылыш тантанасы узды.

Рөстәм Миңнеханов SVIYAGA SWIM-2018 йөзү ярышында катнаша / Зөя акваториясендә ачык суда йөзү бәйгесе 7 июльдә була.

КФУда Лев Толстой елының рәсми ачылыш тантанасы узды / Толстой елында Татарстанда, аерым алганда КФУда, һәм Татарстаннан читтә 50ләп чара үткәрелгән.

Васил Шәйхразиев Казахстанның әйдәп баручы мәгълүмат агентлыгында булган / "Казинформ"да "Татар-информ" хәбәрләрен һәм "ТНВ" тапшыруларын карап баралар, диде Милли Шура рәисе.

Вертолет заводында президент катнашындагы киңәшмәдә Бишбалтаны үстерү турында сөйләштеләр / Рөстәм Миңнеханов бүген заводта предприятие эшчәнлеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты.

Болгар музей-тыюлыгында туристлар иң зур Коръән басмасын күреп гаҗәпләнде - Ларионова / "Туристларга Болгар музей-тыюлыгында яңа ачылган объектлар – Икмәк музее һәм Истәлек билгесен күрсәттек", - диде Татьяна Ларионова.

Башкортстанның "Курайсы" ансамбле Татарстанның фольклор ансамбленә кунакка килде / Беренче бүлекнең төп уен коралы башкорт курае булса, икенче блектә Татарстанның дәүләт фольклор ансамбле сәхнәгә тальянканы чыгара.

Әлкидә “Әйлән-бәйлән” фестивале булды / Татарстан халыкларының традицион уеннарына багышланган әлеге мәдәни җыенда 6 яшьтән 16 яшькәчә балалар катнашты.

Р.Миңнеханов Ислам икътисады халыкара форумында катнашу өчен Казахстанга килде / Астанада ул, Назарбаев университетында булып, иң яхшы студент проектлары һәм Бизнес-кампусның ИТ-үзәге эшчәнлеге белән танышачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100