ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Вертолет заводында президент катнашындагы киңәшмәдә Бишбалтаны үстерү турында сөйләштеләр

3 июль 2018, 15:05 , Фото: tatarstan.ru

Вертолет заводында президент катнашындагы киңәшмәдә Бишбалтаны үстерү турында сөйләштеләр Рөстәм Миңнеханов бүген заводта предприятие эшчәнлеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты.

(Казан, 3 июль, “Татар-информ”). Бүген Казан вертолет заводында предприятие эшчәнлеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәдә заводның финанслары, җитештерү барышы, производство нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре турында сүз барды.

Шулай ук "Казан елгасының иске агымы һәм Адмиралтейство бистәсе (Бишбалта)" территориясен үстерү проекты каралды. Аның буенча Казан вертолет заводы сәнәгать объектларыннан  җир кишәрлеген азат итү карала.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Ростех" дәүләт корпорациясе индустриаль директоры Анатолий Сердюков, "Россия вертолетлары" АҖ генераль директоры Андрей Богинский, Татарстан Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, "Казан вертолет заводы" ГАҖ идарәче директоры Юрий Пустовгаров һәм башкалар катнашты. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10