news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

3 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Буа театрының 100 еллыгына багышланган мәҗлес үтте, республикада буран фаразлана, УНИКС чираттагы җиңүен яулады.

Рөстәм Миңнеханов Сандецкий утарын төзекләндерүне тизләтергә кушты/Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музее төп бинасының түбәсе алыштырылган инде.

Татарстан чаңгы федерациясе ярышлардан читләштерелгән чаңгычыны яклап чыкты/Допинг аркасында Яшел Үзән спортчысы Анастасия Доценко гомерлеккә Олимпиада уеннарыннан мәхрүм ителде.

Балтачка Пәйгамбәрнең чәч бөртеген алып кайтканнар/Районда Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган Мәүлид кичәсен үткәрделәр.

Айрат Сибагатуллин: Раил – ул үзе бер театр/Кичә «Пирамида» күңел ачу үзәгенең концерт залында Буа театрының 100 еллыгына багышланган мәҗлес үтте.

Дряблов йортында "Һөнәрчеләр остаханәсе" балалар белем бирү үзәге урнашачак/Петр I тукталган әлеге бинаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карады.

УНИКС командасының үз мәйданындагы җиңелүләрсез сериясе дәвам итә/Казан баскетболчылары "Химки" командасын отты.

Иртәгә республикада урыны белән буран, юлларда бозлавык фаразлана/4 декабрьдә болытлы һава торышы күзәтелә. Күпчелек районнарда кар, җепшек кар, карлы яңгыр көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100