news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

28 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Мөфти Мәүлид бәйрәме белән котлады, Татарстанда 100 мең хатын-кызның 23ендә аналык муентыгында яман шеш булуы ачыкланган, Тукай музеенда – табылдык.

Татарстан мөфтие республика мөселманнарын Мәүлид бәйрәме белән котлады/Бүген кояш бату белән Мәүлид кичәсе башлана.

Айдар Хәлим: Аллаһы Тәгалә биргән тәкъдирен милләт, һичшиксез, үз кулына алачак/Язучының иҗат кичәсендә Айдар Хәлимне Нобель премиясенә тәкъдим итәргә дигән фикер яңгырады.

Яхин фестивален оештыручылар Яхинны башка халыклар өчен дә ачып бирергә җыена/Рөстәм Яхин исемендәге классик музыка фестиваленең йомгаклау концерты булды.

Татарстанда, узган ел белән чагыштырганда, салым түләүләре күләме арткан/Агымдагы елның 10 аенда Татарстанда салым түләүләре күләме 464 миллиард сум тәшкил иткән.

Россия тимер юллары Казан вокзалларының 2018 елгы футбол чемпионатына әзер булуын белдерде/Футбол җанатарлары өчен билгеләнгән бушлай поездлар Казанга 64 махсус рейс ясаячак.

Татарстанда 100 мең хатын-кызның 23ендә аналык муентыгында яман шеш булуы ачыкланган/Россия буенча исәпләгәндә, 100 мең кешегә 22 очрак туры килә.

Филармония артистлары Тукай әдәби музеенда “Туган тел” җырын яңгыратты/Тукайның әдәби музеена Эмиль Җәләлетдинов, Георгий Ибушев, Искәндәр Биктаһиров, Резеда Галимова, Лидия Әхмәтова килде.

Тукай музеен төзекләндерүчеләр тарихи ядкарьләр тапкан/Гасырдан артык капка баганасы астында яткан ат дагалары яңа экспозициядә урын алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100