news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

28 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Кыр көнендә аграр тармакта яңа технологияләр белән танышты, Татарстанда Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты оешты.

Уфада “Ихлас сүз” татар журналистлары бәйгесендә унбиш җиңүче сайладылар / Уфа “Нур” Татар дәүләт театрында узган чара быел Башкортстанда узучы Гаилә елына багышланды. 

Рөстәм Миңнеханов Кыр көнендә аграр тармакта яңа технологияләр белән танышты / "Татарстанда кыр көне-2018" Идел буе агротехник күргәзмәсе иртәгә дә үз эшен дәвам иттерәчәк.

Удмуртиядә татар морзалары нәселе җыены булды / Балезино районы Падера авылында Касыймовлар нәселе җыелып очрашты.

Рөстәм Миңнеханов ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетын оештыру турында указны имзалады / Моңа кадәр коррупциягә каршы мониторинг бүлеген җитәкләгән Иван Гущин яңа ведомствоның рәисе итеп билгеләнде.

Спорт объектлары төзү буенча Казан Россия күләмендә беренче өчлектә бара / Шәһәрдә дөньякүләм әһәмиятле спорт ярышлары үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылган, дип саный Илдар Гыйльметдинов.

Петербург заводы Татарстанга тракторлар өчен бүлеп түләү кертергә җыена / Бүген Лаешта "Татарстанда кыр көне-2018" Идел буе агротехник күргәзмәсендә Рөстәм Миңнеханов завод эшләп чыгара торган "Кировец" тракторларын карады.

Җырчы Илназ Баһ абитуриентларны татар теле укытучысы булырга өнди / Татар теле укытучысы һөнәрен сайларга өндәгән реклама баннеры уку йортының социаль челтәрләрдәге төркемнәрендә чыкты.

Татар Кыш Бабае Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгенә килде / “Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясе”нә Татарстаннан гына түгел, чит илдә яшәүчеләр дә хат яза.

«Түгәрәк уен» фольклор фестивалендә милли уеннар буенча мастер-класс үткәрелде / Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы бистәсенә Бөтенроссия фестиваленә җыелган ансамбльләр халык уеннарын өйрәнде.

"Татар кызы-2018" Халыкара конкурсының финалы узачак көн билгеле / Гүзәллек һәм сәләтлелек Халыкара бәйгесенең йомгаклау туры быел Казанда үткәреләчәк.

Ришат Хәбипов грант откан фермерлар үтәргә тиешле таләпләрне әйтте / “Татарстанда кыр көне-2018” күргәзмәсе кысаларында кече хуҗалык формаларына ярдәм буенча утырыш узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100