ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Р.Миңнеханов ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетын оештыру турында указны имзалады

28 июнь 2018, 11:17 , Фото: архив

Р.Миңнеханов ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетын оештыру турында указны имзалады Моңа кадәр коррупциягә каршы мониторинг бүлеген җитәкләгән Иван Гущин яңа ведомствоның рәисе итеп билгеләнде.

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мәдәни мирас объектларын саклау комитетын оештыру турында»гы указны имзалады. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге указ республикада мәдәни мирас объектларын саклау һәм популярлаштыру өлкәсендәге идарәне камилләштерүгә юнәлдерелгән.

Моңа кадәр коррупциягә каршы мониторинг бүлеген җитәкләгән Иван Гущин яңа ведомствоның рәисе итеп билгеләнде.

Комитет оештыру турындагы указ бүгеннән үз көченә керә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10