Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
26 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстан белән Төркия арасында сәүдә мөнәсәбәтләре ныгый, югары уку йортларында бюджет урыннары арткан, чемпионат икътисади яктан файда китерә.
Татарстан Президенты Төркия делегациясе белән уртак проектлар турында сөйләште /Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Төркия арасында сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр яхшы үсүен искәртте.
Быел Татарстан югары уку йортларына 16,5 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән/ Бу 2017 елга караганда 5 процентка артыграк.
Айрат Фәррахов: Дөнья чемпионаты инвестицион проектлар юнәлешендә файда китерә/ Дәүләт Думасы депутаты футбол мундиаленең Россиянең икътисади үсешенә йогынтысы турында сөйләде.
Чемпионатның кешеләргә мөһим карарлар кабул итүдә тәэсире булырга мөмкин - Л.Фазлыева/ Һәркайсыбызның дөнья чемпионаты белән бәйле үз хатирәсе булачак, ди Татарстан Премьер-министры урынбасары.
Казан паркларында сәүдәгә игътибар юнәлтәбез – Алсу Сәетова/ Чемпионат вакытында паркларда тематик мастер-класслар, төрле чаралар үткәрелә.
Казан Кремлендәге «Манеж» күргәзмәләр үзәге Чемпионаттан трансляцияләр оештыра/ Биредә спортчылар өчен җан ату белән бергә, «Җиңүдә күпме матурлык!» дигән күргәзмә белән дә танышырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз