news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

26 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

“Ак калфак”ның күчмә утырышы вәкилләре Кушлавычта “Мулла чишмәсе”н ачуда катнашты, Марат Әхмәтов узган елгы уңышка өметләнмәскә куша.

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт советы каршындагы Консультатив комиссиягә керде / Комиссия Президент администрациясе җитәкчеләре, вице-премьер һәм илнең иң мөһим төбәк җитәкчеләреннән оештырылган.

Киләсе елга Казан халыкара мөселман киносы фестивале апрель аенда уздырыла / Казан халыкара мөселман киносы фестивале гамәлгә куелган көненнән бирле сентябрь башында үткәрелә иде.

Ике хатынлылык темасына багышланган «Остазбикә» фильмында кемнәр уйнаячагы билгеле / Остазбикә ролен "Медея. Материал" спектаклендә уйнаган Мәдинә Гайнуллина башкарачак.

Марат Әхмәтов узган елгы уңышка өметләнмәскә куша / "Быелгы корылык, дым җитмәү, эсселек язгы бодайга тискәре йогынты ясады", - диде министр.

“Ак калфак”ның күчмә утырышы вәкилләре Кушлавычта “Мулла чишмәсе”н ачуда катнашты / Чишмә янәшәсендә Туфан Миңнуллинның "Халкын һәм үзен хөрмәт иткән һәр татар Кушлавычны читләтеп узарга тиеш түгел" дигән сүзләре язылган.

Башкортстанда суган түтәлендә борынгы грек тәңкәсе табылган / Нуриман районында яшәүче Рөстәм Кәбиров бакчасында көтелмәгән табышка юлыккан.

Авыл хуҗалыгы министры көзге культуралар мәйданнарын арттырырга кирәк дип саный / "Ул бөртеклеләр мәйданының ким дигәндә өчтән берен, хәтта 40 процентын алып торса да ярый", - ди Марат Әхмәтов.

Тәбрис Яруллин Татар яшьләре форумында "Куркыныч хикәяләр будкасы" оештырылачагын әйтте / Тиздән Казанда VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак.

Иң яхшы проект төзегән укучылар республиканың кадрлар резервына кертеләчәк / Татарстан укучылары «Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары» федераль инициативасын гамәлгә ашыруда катнаша.

Казанлыларны өстәмә ике ял көне көтә / Бәйрәм көннәре алдындагы эш көннәре озынлыгы бер сәгатькә кыскара.




 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100