ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт советы каршындагы Консультатив комиссиягә керде

26 июль 2018, 11:19 , Фото: Михаил Захаров/архив

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт советы каршындагы Консультатив комиссиягә керде Комиссия Президент администрациясе җитәкчеләре, вице-премьер һәм илнең иң мөһим төбәк җитәкчеләреннән оештырылган.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Григорий Князев). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты карамагындагы Дәүләт советы каршындагы Консультатив комиссия составына керде. РФ Президенты Владимир Путин имзалаган комиссия составы турындагы указ бүген хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Татарстан лидерыннан тыш, комиссия составына Президент администрациясе башлыгы урынбасары Сергей Кириенко, вице-премьер Виталий Мутко, Президент ярдәмчесе Игорь Левитин, берничә төбәк башлыгы, шул исәптән Мәскәү һәм Санкт-Петербург мэрлары Сергей Собянин һәм Георгий Полтавченко, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров һәм Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев керә.

  • Россия Президенты каршындагы киңәш органы булган Дәүләт советы 2000 елдан эшли. Ул федераль министрлар, парламент фракцияләре башлыклары һәм илнең иң мөһим төбәк җитәкчеләрен берләштерә.  

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10