Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
26 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Бүген Шигърият көнендә Тукай премиясенең 2018 елгы лауреатлары бүләкләнде, Рамазан аен үткәрү тәртибе расланды, Кариев театрының яңа бинасы ачылды.
Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды/ Быел Тукай бүләгенә җиде кеше һәм ике коллектив тәкъдим ителгән иде.
Рөстәм Миңнеханов Кариев театрының яңа бинасын ачу тантанасында катнашты/ "Театр булмаса, телне саклап калып булмый. Хәзер спектакльләргә яшьләрне җәлеп итәргә кирәк", - диде Президент.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте пленумы Рамазан ае башлану көнен раслады/ Быел иң аз күләмле фитыр сәдакасы 100 сум итеп билгеләнде, ә зәкят түләргә мөмкинлеге булучыларга фитыр сәдакасы 600 сумнан тәкъдим ителә.
“Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов алдынгы журналистларны бүләкләде/ Бүләкләнүчеләр арасында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының 10 хезмәткәре дә бар.
Казанда Татарстан киносы атналагын "Күктау" фильмы башлап җибәрде/Фильмны аның авторлары - кинорежиссер Илдар Ягъфәров һәм сценарист Мансур Гыйләҗев тәкъдим итте.
Казан волейболчы кызлары Европа чемпионатында җиңү яулады/ Бүген Казан Волейбол үзәгендә U17 Европа чемпионатында җиңгән яшь спортчыларны бүләкләделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз