ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
VI Республикакүләм ифтарга әзерлек тәмамланып килә
Казанның Мәскәү районындагы җитди һәлакәт фотолары чыкты
“Каравон” башка фольклор бәйрәмнәр янәшәсендә аерым урын алып тора - Алексей Песошин
Сергей Безруков: Мин Казанга гашыйк, шәһәр чисталыгы һәм архитектурасы белән гаҗәпләндерә
Татарстанда быел 1 млн. 73,8 мең кв. метр торак сафка кертелгән

Рәсми Татарстан, Мәдәният

Рөстәм Миңнеханов Кариев театрының яңа бинасын ачу тантанасында катнашты

26 апрель 2018, 09:23 , Фото: Ләйлә Хәкимова

Рөстәм Миңнеханов Кариев театрының яңа бинасын ачу тантанасында катнашты "Театр булмаса, телне саклап калып булмый. Хәзер спектакльләргә яшьләрне җәлеп итәргә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүген Казанда Кариев театрының яңа бинасы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм театр бинасының ничек җиһазлануы белән танышты.

"Театр коллективының эшләргә теләге бик зур. Шуңа күрә аларга иҗат уңышлары телим. Театр булмаса телне саклап калып булмый. Хәзер спектаклләргә яшьләрне җәлеп итәргә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Театр директоры Мансур Ярмиев бина озак еллар һәм нәтиҗәле хезмәт итсен дигән теләкләрен җиткерде. "Заманча бина җылы, якты, иркен. Яңа театр бинасы чын сәнгать бишеге булсын һәм яшь буынга мәдәни кыйммәтләрне түкми-чәчми җиткерсен. Бу көнне зарыгып көттек, шатлыктан күңел тула. Бу эштә ярдәм иткән оешмаларга бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез", - диде ул.

Театрның баш режиссеры Ренат Әюпов Рөстәм Миңнехановка йомшак куян бүләк итте. "Безнең ачылышны аеруча зарыгып балалар көтте. Бу аларның бүләге", - диде ул.

Театр коллективы яңа сәхнәдә “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектаклен куйды.

Искәртеп үтәбез, театрның баш режиссеры Ренат Әюпов сәхнәләштергән “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле “Иң яхшы балалар спектакле” номинациясе буенча “Тантана” республика театр премиясенә ия булды.

Алга таба яңа бинада Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафинның иҗади эшчәнлегенә 50 ел тулу уңаеннан "Супер кияү" (Туфан Миңнуллин) спектакле, театрның беренче көннәреннән иҗат иткән Халидә Сөнгатуллинаның юбилее хөрмәтенә куелган "Кичер мине, әнкәй" (Рабит Батулла) спектакле дә премьера буларак тәкъдим ителәчәк. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10