Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
25 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
2018 елда Татарстан бюджетын арттыру проекты имзаланды, Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе гаризалар кабул итә, Уругвай футболда Россияне җиңде.
Рөстәм Миңнеханов 2018 елга Татарстан бюджетын 15,7 млрд сумга арттыру проектын имзалады/ 2018 елга бюджет кереме - 225 млрд сум, чыгымнар — 243 млрд сумны тәшкил итәчәк, дефицит 18,7 млрд сум булачак.
Рөстәм Миңнеханов: Без Көньяк-Көнчыгыш Азия белән тиешенчә эшләмибез/ Татарстан Президенты «Татнефтехиминвест-холдинг»ы директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.
Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе кабул итү комиссиясе эшен башлады - Ә.Йосыпова/ Быел татар филологиясе юнәлешенә - 15, педагогик белем бирү юнәлешенә 25 бюджет урыны каралган, ди директор.
Филармония бакчасында дүртенче хәйрия концерты оештырылды/ Чара мохтаҗ балалар Юра Гордеев һәм Вадим Гореловка багышланган иде.
Россия Самарада Уругвай командасы белән матчта җиңелүгә дучар булды/ Уругвайлылар 3:0 исәбе белән җиңде.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы эсседә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртә/ Кызуда, иң беренче чиратта, физик активлыкны киметергә һәм сыеклык эчүне арттырырга кирәк.
25 июнь – 1 июль көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы/ "Әкият" курчак театры яшь тамашачыларны чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә көтеп кала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз