news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

25 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Миңнеханов Медведевка Татарстанның икътисади казанышлары турында сөйләде, Айрат Сибагатуллин ТНВ каналының коллективына тәкъдим ителде.

Туган телне мәҗбүри укытуны яклаган петицияне дүрт меңнән артык кеше имзалаган / Петицияне төрле халыкларның танылган сәяси һәм мәдәни эшлекләре дә имзалаган.

Миңнеханов Медведевка Татарстанның икътисади казанышлары турында сөйләде / Татарстан Президенты белән Россия Премьер-министры очрашуы Мәскәү өлкәсендә узды.

Рафил Ногманов Михаил Бабичны тел мәсьәләсе буенча алдауда гаепләде / Депутат: "Михаил Викторович «барлык сораулар хәл ителде» дип юаткан иде, ә безне алдадылар булып чыга", - дип белдерде. 

Айрат Сибагатуллин ТНВ каналының коллективына тәкъдим ителде / 2011-2018 елларда мәдәният министры булып эшләгән Айрат Сибагатуллин "Яңа гасыр" каналының башкарма директоры итеп билгеләнде.

Ф.Мөхәммәтшин: Милли телләр югалмавына ышаныч тудырган карар табарбыз, дип уйлыйм / «Татарстанда рус теле татар теленә каршы куелырга тиеш түгел», - диде Дәүләт Советы рәисе.

Татар журналистикасы бер беткәч, кабат торгызылса да, аңа килмәячәкләр – Миңназыйм Сәфәров / “Хөкүмәткә 10 журналист әзерләү кыйммәт микәнни ул?” - ди Миңназыйм Сәфәров.

"Идел" журналы быелгы Тукай премиясе лауреатлары турында хәбәр итә / Журналга килеп ирешкән мәгълүматларга караганда, 2018 елның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ияләре билгеле.

Габдулла Тукай туган көне уңаеннан оештырылган шигъри митингны ТНВ турыдан-туры күрсәтә / Митингта Татарстан һәм Россия төбәкләреннән килгән танылган шагыйрьләр дә чыгыш ясаячак.

Илшат Әминов закон проекты авторларының туган телләргә хөкем чыгарганын әйтте / "Дәшми калу мөмкин булмаган, дәшмәү теләктәшлек итү, килешүгә тәңгәл очраклар була", - диде депутат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100