ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Арча кызы КФУның “Каурый каләм” бәйгесендә Гран-при иясе булды
Республика программасы нигезендә Әтнә районы юлларын яктырталар
Кукмараның Туеш микрорайонында ачылган мәчет – районда 76нчы дин йорты
“Буа театры: диалог киңлегендә” фестивален Сергей Безруков спектакле тәмамлады
Әтнә кызы WorldSkills Russia чемпионатында җиңү яулаган

Мәдәният

Габдулла Тукай туган көне уңаеннан оештырылган шигъри митингны ТНВ турыдан-туры күрсәтә

25 апрель 2018, 17:17

Габдулла Тукай туган көне уңаеннан оештырылган шигъри митингны ТНВ турыдан-туры күрсәтә Митингта Татарстан һәм Россия төбәкләреннән килгән танылган шагыйрьләр дә чыгыш ясаячак.

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”). 26 апрельдә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә,“Татарстан -Яңа гасыр” телеканалы Муса Җәлил исемендәге опера театры янында шигъри митингны турыдан-туры трансляцияли.

“Татарстан - Яңа Гасыр” ТРК АҖ генераль директоры урынбасары – телеканалның баш мөхәррире Данил Гыйниятов сүзләренчә, әдәби митингта Татарстанның популяр шагыйрьләреннән тыш, Казанга чарада катнашырга килгән махсус кунаклар да чыгыш ясаячак.

“Традицион митинг сценариясен Татарстан Язучылар берлегендә язганнар. Мактаулы кунаклар арасында, беренче чиратта, элеккеге еллардагы Тукай премиясе лауреатлары булачак. Алар – Илдус Әхмәтҗанов, Ренат Харис, Разил Вәлиев, Равил Фәйзуллин, Ркаил Зәйдулла, Роберт Миңнуллин. Россиянең башка шәһәрләреннән һәм төбәкләреннән дә кунаклар булачак. Якутиянең халык шагыйрәсе Наталья Харламова һәм якут публицисты Гавриил Андросов Тукайның ватанында чыгыш ясау өчен ерактан киләчәкләр. Азербайҗан кунагы, “Каспий” газетасы мөхәррире Фәрит Хөсәенов та тантаналы чарада катнашу теләген белдерде. Митингта шулай ук Башкортстан шагыйре Равил Бикбаев, Мәскәүдән Владимир Бояринов, Палестинадан Абдулла Исса, Чувашстан халык шагыйре Валерий Тургай, Тукайның якташы, шагыйрь Наил Касыймов чыгыш ясаячак”, - дип сөйләде Данил Гыйниятов.

Митинг башланырга ике сәгать кала яки 10.00 сәгатьтә Муса Җәлил опера һәм балет театрында Тукай премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы һәм республика сәнгать осталары концерты башланачак.

Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә.

“Татарстан-Яңа гасыр” каналы Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасын турыдан-туры трансляцияләчәк.

Республика сәнгать осталары концерты эфирга шул ук көнне, митинг трансляциясе тәмамлангач та, 13.00 сәгатьтә чыгачак. “Татарстан - Яңа Гасыр” телеканалы тантаналы чараның видеоязмасын 22.10 сәгатьтә кабатлап күрсәтәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10