news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

24 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыкты, 2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләре елы булачак, Казанга Үзбәкстан театры килде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте/ С.Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында узган чарада Минтимер Шәймиев, Алексей Песошин, Татарстан депутатлары һәм башка рәсми затлар катнашты.



Сергей Когогин: Татарстан Президенты үз Юлламасында безнең тормышның барлык ягын да колачлады/ 2019 елда «КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте үзенең 50 еллыгын билгеләп үтәчәк һәм предприятиедә ким дигәндә ике яңа производство ачылачак.



Казан мэры Президент Юлламасы турында: Бурычлар куелды һәм без аларны үтәргә әзер/ Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына Юлламасында республиканың тотрыклы социаль-икътисади үсешен саклауның әһәмиятен әйтте.



2019 ел ТАССР төзелүнең 100 еллыгына әзерлекнең мөһим этабы булачак
/ Татарстан Президенты яшьләрне республика юбилеен бәйрәм итүгә актив җәлеп итәргә кушты.



Милли университет мәсьәләсе чишелешен табарга тиеш - Ирек Шәрипов/ Дәүләт Советы депутаты, Президент Юлламасында туган тел турында әйтелгән фикерләрнең нәтиҗәсе булып югары уку йортын ачу булырга тиеш, дип саный.



2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләре елы булачак/ Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында әйтте.



Татарстанда 60 яше тулган ирләргә һәм 55 яшьлек хатын-кызларга пенсия ташламалары саклана/ Закон проекты нигезендә, пенсияне алдан билгеләү хокукына ия булган гражданнар өчен дә ташламалар гамәлдә кала.



Кариев театрының яңа брендына конкурс игълан ителде/ Бәйге җиңүчесенә акчалата бүләк биреләчәк.

Татарстан Дәүләт Советында “Татар-информ” фотографы Рамил Галинең күргәзмәсе ачылды/ Экспозиция 1988-1993 елларда Татарстанда яшәүче кешеләр тормышына багышланган.


Буа театрының 37 көнлек Оренбург-Казахстан-Кавказ гастрольләре башланды/ Театр унтугыз шәһәрдә алтмышка якын спектакль күрсәтәчәк.

24 – 30 сентябрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы/ Казанда “Сөембикә” операсының премьерасы һәм Үзбәкстан милли театры гастрольләре була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100