ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт, Җәмгыять

Милли университет мәсьәләсе чишелешен табарга тиеш - Ирек Шәрипов

24 сентябрь 2018, 16:21 , Фото: Рамиль Гали

Милли университет мәсьәләсе чишелешен табарга тиеш - Ирек Шәрипов Дәүләт Советы депутаты, Президент Юлламасында туган тел турында әйтелгән фикерләрнең нәтиҗәсе булып югары уку йортын ачу булырга тиеш дип саный.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Президент Юлламасында туган тел турында әйтелгән фикерләрнең нәтиҗәсе булып югары уку йортын ачу булырга тиеш. ТР халыкларының Дуслык йорты директоры, парламент депутаты Ирек Шәрипов Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык Юлламасын тыңлаганнан соң, шундый фикерен әйтте.

"Милли университет мәсьәләсе чишелешен табарга тиеш", - диде Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов.

Депутат фикеренчә, төрле халыкларның телен, мәдәниятен саклап калу буенча тотрыклы сәясәтне үстерү кебек бурычлар һәрвакыт җитди мәсьәләләр булып тора.

«Монда торгынлык булырга тиеш түгел. Һәр ел үзенең проблемасын китереп чыгара. Президент ассызыклаганча, үткән елны телләр проблемасы килеп чыкты. Әгәр дә туган телләрне өйрәнү мәсьәләсенә закон тарафыннан ниндидер ачыклык кертелсә, милли телләр, дәүләт телләре буларак, бу мәсьәлә бүгенге көндә дә әле үзенең чишелешен тапмады. Димәк, без бүгенге көндә аның уңай вариантын эзләргә һәм халыкка моны аңлатырга тиеш. Ә бүгенге көндә балаларның, туган тел дәресендә булсынмы ул, дәүләт теле дәресендә булсынмы, икегә, өчкә бүленеп өйрәнүендә ниндидер сораулар, аңлашылмаучанлыклар бар», - диде Ирек Шәрипов «Татар-информ» хәбәрчесенә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10