news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

24 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Россия Олимпия комитеты президенты Станислав Поздняков Казанга рәсми сәфәре кысаларында пляж гандболы буенча дөнья чемпионатында булды.

Россия Олимпия комитеты президенты Казанда пляж гандболы буенча ДЧда булды / Станислав Поздняковның Россия Олимпия комитеты башлыгы сыйфатында Татарстан башкаласына беренче сәфәре.

Алексей Песошин Россия МЧСы һәм субъектларының үзара эшчәнлеге буенча киңәшмәдә катнашты / 2017 елда гына да табигать бәла-казаларыннан Россиядә 42 мең кеше зыян күргән.

Россия хатын-кызлар җыелмасы Казанда пляж гандболы буенча ДЧда Таиландны җиңде / Ярыш хуҗалары Татарстанда дөнья беренчелегендә дебют җиңүен яулады.

Сотников «Ефәк юлы-2018» автоузышының өченче этабыннан соң беренчелекне кайтарды / Икенче этапта, Дмитрий Сотниковны узып, Андрей Каргинов экипажы финишка беренче булып килгән иде. 

Түбән Камада төшерелгән «Өрек һәм күрәгә» фильмы Шукшин кинофестивалендә катнаша / Фильмның режиссеры Линара Баһаветдинова билгеләп үткәнчә, Шукшин фестивале программасына керү – бөтен команда өчен зур уңыш. 

“Татар-информ”да “Актаныш гармуннары” Бөтенроссия фестивале турында сөйләячәкләр / Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

Санкт-Петербургта яшәүче Зәйнән Әбүбикерова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткән / Юбилярны Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин котлаган.

Кош гриппы Буа авылларында теркәлгән / Республика ветеринария лабораториясенә Вольный Станнан өч, Буадан бер шәхси хуҗалыктан үрнәкләр тикшерүгә җибәрелгән. 

Татарстанда бүгенгә бер гектардан уртача 33,1 центнер уңыш чыга / Республикада 6 район урып-җыю эшләрен башлап җибәрде. 

Иннополиста информатика буенча Европа күләмендәге олимпиада узачак / Олимпиадада 20 чит илдән 80 яшь программист катнашачак. 

Мәскәү Сабан туе тарихында икенче тапкыр ишкәкчеләр ярышы узды / Идея авторы - яхт-клуб директоры Илдар Халилюлин.

Зуля Камалованың татарча альбомы өчен тагын 8 мең сум акча җыясы калган / Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә язылачак альбом “Алты көн ярату” дип атала.

«Мишәр» фольклор ансамбле ләмбрә мишәрләре мирасыннан яңа композиция әзерләде / Композиция беренче мәртәбә Федераль Сабан туй алдыннан Татарстан сәнгать осталары концертында башкарылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100