ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

«Мишәр» фольклор ансамбле ләмбрә мишәрләре мирасыннан яңа композиция әзерләде

24 июль 2018, 14:00 , Фото: Рамиль Гали

«Мишәр» фольклор ансамбле ләмбрә мишәрләре мирасыннан яңа композиция әзерләде Композиция беренче мәртәбә Федераль Сабан туй алдыннан Татарстан сәнгать осталары концертында башкарылган.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чувашстанның «Мишәр» фольклор ансамбле ләмбрә мишәрләре диалектына караган «Сөйгән яр» композициясенең аудиоверсиясен интернетка чыгарды. Коллектив композициянең видеоролигын да әзерләргә җыена. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов хәбәр итте.

«Әлеге җыр фольклорчылар тарафыннан Мордовия татарларыннан яздырып алынган. Композицияне әзерләргә Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы мөдире, доцент, сәнгать фәннәре кандидаты Лилия Сәрвәрова ярдәм итте. Безнең бер кызыбыз - Рәзинә Серенеева - аның укучысы», - дип аңлатты ул.

  • «Мишәр» фольклор ансамбле композицияне, үз диалектларына яраклаштырып, «Сүгән яр» дип атый. Композиция беренче мәртәбә Федераль Сабан туй алдыннан Татарстан сәнгать осталары концертында башкарылган.

Моңарчы Чуваш Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе советы рәисе, “Мишәр” фольклор ансамбле җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов коллективның Татарстаннан консультатив һәм матди ярдәм көтүен, Казанда фольклор юнәлешендә эшләүче музыкаль коллективларга ярдәм итә һәм консультация бирә алырдай белгечләр белән эшләргә теләве турында әйткән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10