news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

24 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

“Татмедиа" оештырган "Язылган өчен телевизор" акциясендә төп приз алучы билгеле булды, Татарстанда 2,6 миллион тонна ашлык суктырылды.

"Татар радиосы” туган көненә 30 меңнән артык тамашачы җыелды / Радионың 17 яшьлек туган көненә багышланган ачык һавадагы концертка бер сәгать эчендә 20 мең тамашачы җыелды.

“Татмедиа" оештырган "Язылган өчен телевизор" акциясендә төп приз алучы билгеле булды / Бүген 15 йон юрган, 3 цифрлы фотоаппарат уйнатылды, төп призга смарт-телевизор бирелде.

Татарстанда 2,6 миллион тонна ашлык суктырылды / Республиканың кайбер районнарында тулаем ашлык җыемы 100 мең тоннадан артып китә.

Фоат Галимуллин татар халкы үзе өчен кискен вакытларда туплана һәм көрәшә белә дип саный / Профессор әлеге фикерен герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре мисалында әйтте.

Татарстанда Россия даруларының өлеше 35 процентка арткан / Россия фармбазарында үзебездә җитештерелгән препаратларның акчалата өлеше 30 процент чамасы тәшкил итә.

Яңа уку елында Башкортстанда 50 меңгә якын укучы татар телен өйрәнәчәк / 12 муниципаль районда һәм өч шәһәр округында татар теле туган тел буларак укытылачак.

Муса Җәлилне искә алу көнендә шагыйрьнең кызы истәлекләр сөйләячәк / Нәзирә Фәттахова җәлилчеләрне искә алу көнендә узачак чаралар турында сөйләде.

Төркиядә яшәүче Фәнис Зыялы туган телдә сөйләшергә мультфильм аша өйрәтеп була дип исәпли / "Авылга ялга кайткан вакытта, гап-гади балалар бакчасында татарча түгел, ә русча сөйләшеп йөргән балаларны күреп шаккатам", - ди ул.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан төзүчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады / Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төзүчеләр көненә багышланган бәйрәм концертын карады.

Татарстан хаҗилары төп гыйбадәтләрен башкарып, кунакханәләренә кайтты / Татарстан хаҗилары каршында Әл-Әзһәр университетын тәмамлаган Рамил хәзрәт Гыйззәтуллин чыгыш ясады.

Татарстан Президенты Казанда Төркиянең тышкы эшләр министры белән очрашты / Мәүлет Чавушоглу белән Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре буенча фикер алыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100