ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Фоат Галимуллин татар халкы үзе өчен кискен вакытларда туплана һәм көрәшә белә дип саный

24 август 2018, 17:12 , Фото: Солтан Исхаков

Фоат Галимуллин татар халкы үзе өчен кискен вакытларда туплана һәм көрәшә белә дип саный Профессор әлеге фикерен герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре мисалында әйтте.

(Казан, 24 август, “Татар информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татар әдәбияты белгече, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин татар халкы үзе өчен кискен, куркыныч булып әверелгән вакытларда туплана һәм көрәшә белә дип исәпли. Бу хакта ул герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу көненә багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.

Фоат Галимуллин Муса Җәлилне искә алу көненең әһәмияте турында әйтте. “Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне – хәтер көне дип атала. Безнең халкыбыз тарихында куанып, искә ала торган вакыйгалар күп булган. Аның язмышында бик тә фаҗигале хәл-әхвәлләр тезмәсен дә күрергә мөмкин. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре – үзләренең тормышы турында уйламыйча, иптәшләрен исән калдыру өчен дошман амбразурасына капланган яшь ир-егетләр. Хәтер көнендә без халкыбызның каһарманлыгы турында уйлыйбыз”, - диде ул.

“Җәлилчеләрнең батырлыгы – очраклы гына түгел, ул безнең халкыбызга электән үк хас булган. Татар халкының язмышы шундый. Әйбәт кенә тормышта үскән балалар бөтенләй икенче төрле була. Ә атасыз, ятим үскән балалар үз башларына бөтен йөк төшкәнгә күрә, үз язмышларын үзләре хәл итәргә тиеш булып тәрбияләнеп үсә, аларның менталитеты шундый булып формалаша. Татар халкы үзе өчен кискен, куркыныч булып әверелгән вакытларда ул туплана һәм көрәшә белә. Шуңа күрә без бу очракта Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлыгын гомум татар халкы язмышы контекстында искә алабыз. Аның әһәмияте дә шунда билгеләнелә”, - дип әйтте Фоат Галимуллин.

  • Муса Җәлил – татар язучысы, герой-шагыйрь. Ул 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында урта хәлле игенче гаиләсендә дөньяга килә. Матбугатта иң беренче булып 13 яшендә язылган «Бәхет» шигыре (1919) басыла. 1922 елда ул Казанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый. 1925 елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. «Иптәшкә» (1929) дигән шигырь җыентыгы аның шагыйрь булып җитлегеп килүен тагын бер тапкыр раслый. Ул 1931 елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый. 1939 елда Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза. 1941 елның декабрендә укуны тәмамлагач, өлкән политрук М.Җәлил Мәскәү аша фронтка озатыла (февраль, 1942). 1942 елның июнендә, Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, хезмәттәшләре белән бергә чолганышта калып, М.Җәлил каты яраланган хәлендә фашистлар кулына эләгә. 1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезден шәһәрендә хөкем оештырыла. Хәрби мәхкәмә аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше алып бару»да гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә.
  • Тоткынлык шартларында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен М.Җәлилгә 1956 елда «Советлар Союзы Герое» дигән исем бирелә, ә әсирлектә тудырган поэтик иҗаты – бөтен дөньяга мәгълүм «Моабит дәфтәрләре» СССРның ул вакыттагы иң зур бүләге – Ленин премиясенә лаек була.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10