news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

23 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан инвестицияләр буенча алдынгылар рәтендә; татарча диктантны 10 илдә, 20 төбәктә язачаклар; Казанда Айрат Арсланов урамы барлыкка килде.

Миңнеханов: Соңгы 7 ел эчендә Татарстанга $9 миллиард чит ил инвестицияләре җәлеп ителде./ Татарстан Республикасы өч ел рәттән Россия төбәкләре арасында инвестицион климат торышы рейтингында алдынгы урында бара.



Дамир Мөхетдинов: Милли республикада туган телне өйрәнмәү, белмәү – абсурд./ "Төбәкләрдәге татарлар туган телләрен борынгы тормыш калдыгы, дип кабул итә", - ди Россия мөфтиенең беренче урынбасары.



Тәбрис Яруллин: “Татарча диктант"ны 10 илдә һәм 20 төбәктә язачаклар./ Икенче елга Татарстанның барлык районнарын һәм Россиянең 30-50 төбәген алып, илләрне күбәйтеп язарбыз”, - ди Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.



Мөселман яшьләренә гаилә кыйммәтләре турында лекция укыдылар./ Бүген мөселман гаиләләре дә ярдәм сорап еш кына психологка мөрәҗәгать итә.



Фольклорчы Марсель Бакиров: Киләчәгебез ышанычлы кулларда./ КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 2017 елгы фольклор практикасы нәтиҗәләре буенча халык иҗаты бәйрәме уздырылды.



Казанда Айрат Арсланов исемендәге урам барлыкка килде./ Айрат Арсланов - бик күп авторларның әсәрләрен диск итеп чыгарган беренче нәфис сүз остасы.



“Әкият” курчак театры туган телен белмәгән Акбай турында әкият куйды./ 24, 25, 29 ноябрьдә нәни тамашачыларга “Өрә белмәгән көчек” спектакле тәкъдим ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100