ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар җыры" эстрада фестивале җиңүчеләре билгеле - исемлек
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды

Рәсми Татарстан

Миңнеханов: Соңгы 7 ел эчендә Татарстанга $9 миллиард чит ил инвестицияләре җәлеп ителде

23 ноябрь 2017, 16:27 , Фото: prav.tatarstan.ru

Миңнеханов: Соңгы 7 ел эчендә Татарстанга $9 миллиард чит ил инвестицияләре җәлеп ителде Татарстан Республикасы өч ел рәттән Россия төбәкләре арасында инвестицион климат торышы рейтингында алдынгы урында бара.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Австрия белән Россия-Австрия мөнәсәбәтләрен ныгытуга һәм үстерүгә юнәлгән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия-Австрия эшлекле советының пленар утырышында хәбәр итте. Чара Казанда югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында узды, дип президент матбугат хезмәте җиткерә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, геополитик вазгыять һәм санкцияләр Россия һәм, аерым алганда, Татарстан икътисадына билгеле бер дәрәҗәдә тискәре йогынты ясый.

Заседание Российско-Австрийского делового совета. Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н.Минниханов. Фото Марсель Бадыкшин

«Барлык кыенлыкларга карамастан, безгә инвестицияләр килеп тора, чит ил бизнесы республикабызда үз эшчәнлеген дәвам итә», - диде Татарстан Президенты. Ул хәбәр иткәнчә, республика быелны ҖТП 3-3,5%ка арту белән тәмамларга җыена.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан үзара файдалы хезмәттәшлек өчен ачык һәм инвесторлар өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудырырга омтыла. Татарстан Республикасы өч ел рәттән Россия төбәкләре арасында инвестицион климат торышы рейтингында алдынгы урында бара.

Заседание Российско-Австрийского делового совета. Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н.Минниханов. Фото Марсель Бадыкшин

«Чит илләр компанияләре Татарстан җирендә күптәннән һәм уңышлы эшлиләр, уңай һәм тискәре якларын беләләр, динамика күрәләр. Соңгы 7 ел эчендә Татарстанга $9 миллиардлап чит ил инвестицияләре җәлеп ителгән», - диде Татарстан Президенты.

Республика «Винербергер», «Сваровски», «Ред Булл» һәм башка Австрия фирмалары белән актив хезмәттәшлек итә. «Без багланышлар өчен ачык һәм хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр табуга шат булачакбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген шулай ук Татарстан Республикасы Президенты барында КНИТУ-КАИ һәм AVL List GmbH арасында Хезмәттәшлек турында генераль килешү имзаланды. 

Заседание Российско-Австрийского делового совета. Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н.Минниханов. Фото Марсель Бадыкшин


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр