news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

22 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Август башында Бөтендөнья татар яшьләре форумы булачак, Татарстан спортчысы Россия чемпионатында медаль яулады, Казанда триатлон ярышлары үткәрелде.

И.Гафуров дөньяви һәм дини уку йортлары өчен бердәм стандартлар кирәклеген әйтте/ КФУ ректоры бердәм стандартларның дөньяви һәм дини уку йортлары арасындагы хезмәттәшлеккә, белем бирү программаларына караганлыгын җиткерде.



VIII Бөтендөнья татар яшьлəре форумы 1-5 августта Казанда узачак/ Форумда татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның татар милләтенең үзенчәлеген саклауда тоткан урыны каралачак.



Татарстан спортчысы Наталья Евдокимова Казанда Россия Чемпионатында бронза медаль яулады/ Казанда җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты тәмамланды.



"Табигатькә зыяны булмаган автотуризм. Иделдән Катунига кадәр" экспедициясе Чаллыга кайта/ Маршрут XVI-XIX гасырларда Азия белән Европа арасында яткан Бөек чәй юлын кабатлый.



Казанда 350дән артык кеше триатлон ярышларында катнашты/ 2019 елда Казанда триатлон спринты буенча Европа чемпионаты уздырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100