ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Татарстан спортчысы Наталья Евдокимова Казанда Россия Чемпионатында бронза медаль яулады

22 июль 2018, 15:24 , Фото: Ильнар Тухбатов

Татарстан спортчысы Наталья Евдокимова Казанда Россия Чемпионатында бронза медаль яулады Казанда җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты тәмамланды.

(Казан, 22 июль, “Татар-информ, Алексей Анисимов). Казанда җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты тәмамланды. Дүртенче, йомгаклау көнендә,  Татарстан спортчысы бронза медаль яулады – Наталья Евдокимова өчле сикерүдә өченче урынга лаек булды.

“Спорт королевасы” дип атап йөртелгән җиңел атлетика Казанда тамашачыларның күп булуы белән мактана алмады. Казанда уздырылган Россия чемпионаты рекордларын һәм җиңүләрен турнирда катнашучыларның якыннары һәм “спорт королевасы"ның иң тугры җанатарлары гына күзәтте.

Россия чемпионатында Татарстан бер бронза медаль алды – Наталья Евдокимова өчле сикерүдә өченче урынга лаек булды. Евдокимова белән горурланырга сәбәп бар – Наталья, 13.92 метрга сикереп, сезонда үзенең иң яхшы нәтиҗәсен күрсәтте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10