news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

21 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Бөтендөнья татар конгрессының киңәйтелгән утырышы уздырыла, Татарстан белән Иран арасында авиаэлемтә булдырылачак, язучы Тәүфикъ Әйдине искә алалар.

Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисадый ислам форумында чыгыш ясады/ Мөселман илләре арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту – Россиянең тышкы сәясәтендә алдынгы урында тора.

Бөтендөнья татар конгрессының киңәйтелгән утырышы уздырыла/ Ул 28-29 ноябрь көннәрендә Казанда үткәрелә.

Дин әһелләре Казанда конференциядә Россиядәге вакф өлкәсендәге проблемаларны барлады/ “Россиядә вакфны көйли алырлык теләсә нинди закон акты да җитә”, - дип белдерде Ислам үсеш банкы вәкиле.

Казанда язучы Тәүфикъ Әйдине искә алалар/ Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында 24 ноябрьдә әдип истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак.

“Мәхәллә 2.3” мөселман лидерлар мәктәбе ислам дине белгечләрен җыйды/ Казанда ислам модернизмы, суфичылык, фундаментализм төшенчәләре турында ачыктан-ачык фикер алыштылар.

Социаль челтәрләрдә татарларны хурлаган Ольга Гавриленконы җавапка тартуны сорыйлар/ Ольга Гавриленконың татар халкын мыскыллап язган сүзләре социаль челтәрләрдә таралды.

Татарстанда ир-егетләр арасында көрәш буенча яңа турнир пәйда булырга мөмкин/ Аны "диварга-дивар" системасы буенча Әлмәттә оештырырга җыеналар.

2018 елда Татарстан һәм Иран арасында туры авиаэлемтә булдырылачак/ Очышлар өчен перспективалы маршрутларның берсе – Казан-Мәшһәд.

Румыниянең Овидий университетында татар тарихы кафедрасы ачылган/ Университетның тарих һәм политология факультетында 2014 елдан бирле “Татарлар тарихы” дип аталган дәресләр укытылып килә.

“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XII форумы Алабугада узачак/ 29 ноябрь – 1 декабрьдә уздырылачак чарага Россия һәм чит ил эшмәкәрләре киләчәк.

“Иделем акчарлагы – 2017” бәйгесендә ике дистә яшь иҗатчы катнаша/ Бәйгедә катнашучылар арасында “Татар-информ” белән хезмәттәшлек иткән журналист та бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100