news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

21 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Бүген ТР Муниципаль берәмлекләр советының XII съезды узды, Рафис Борһанов ТР мәгариф һәм фән министры вазыйфасына билгеләнде.

Татарстан Президенты җирлекләрдә туган телләрне өйрәнергә мөмкинлек тудырырга кушты/ ТР Муниципаль берәмлекләр советының XII съездында Рөстәм Миңнеханов һәр шәһәр, район һәм авылда милләтара татулыкны саклауның мөһимлеген әйтте.

Татарстан Президенты Рафис Борһановны билгеләү турында указга кул куйды/ Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Рафис Борһанов кандидатурасын Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасына билгеләнүне бертавыштан хуплады.

Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советының 2017 елгы эшенә йомгак ясады/ Ул узып баручы елның уңай һәм каршылыклы тәэсирләр уятучы төрле вакыйгаларга бай булуын билгеләп узды.

Дәүләт Думасы беренче бала тугач түләнә торган пособиеләр турында закон кабул итте/ 2018 елда пособиенең уртача күләме – 10 523, 2019 елда – 10 836, 2020 елда 11 143 сум тәшкил итәчәк.

Татарстанда Тукай эзләре буйлап велосипедлы һәм җәяүле маршрутлар әзерләнә/ Татарстан Журналистлар берлегендә «Сантьяго юлы» веломаршруты үрнәгендә «Путь Тукая» веломаршруты тәкъдим ителде. 

Журналистлар берлеге сайтында электрон энциклопедия әзерләнә/ 2018 елда Татарстан журналистлар берлегенең 100 еллыгы билгеләп үтеләчәк.

Татарстанда соңгы 7 елда урман янгыннары чыкмаган/ Бу – урман күзәтчелеге хезмәткәрләренең оператив эшләү нәтиҗәсе, ди урман хуҗалыгы министры урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100