ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Станислав Галиевның туган көнендә керткән голы "Ак Барс"ка җиңү китерде
Фото: Балтач районында домино ярышлары бара
Уфада “Курай даны” телевизион премиясен булдырдылар
Казанның “Динамо” волейболчылары “Уралочка” командасын тар-мар итте
17 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Дәүләт Думасы беренче бала тугач түләнә торган пособиеләр турында закон кабул итте

21 декабрь 2017, 12:47

Дәүләт Думасы беренче бала тугач түләнә торган пособиеләр турында закон кабул итте 2018 елда пособиенең уртача күләме – 10 523, 2019 елда – 10 836, 2020 елда 11 143 сум тәшкил итәчәк.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы беренче яки икенче бала тугач түләнә торган пособиеләр турындагы закон проектын өченче, соңгы утырышта кабул итте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Әлеге пособиене илдә даими яшәүче гражданнар алырга хокуклы. Ярдәм балалары 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган гаиләләргә күрсәтеләчәк.

Шул ук вакытта, гаиләнең җан башына туры килгән кереме билгеле бер төбәктә хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумыннан 1,5 тапкыр артып китәргә тиеш түгел.

2018 елда пособиенең уртача күләме – 10 523, 2019 елда – 10 836, 2020 елда 11 143 сум тәшкил итәчәк.

Түләүләр бер елга билгеләнәчәк. Әлеге вакыт узганнан соң, яңа гариза тапшырырга кирәк. Балага 1,5 яшь тулгач, акча бирүдән туктаячаклар.

Пособиеләрне субъект хакимиятләре билгеләячәк. Шул ук вакытта, алар әлеге вәкаләтләрне җирле үзидарә органнарына да тапшыра ала.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр