Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2021 елда Актаныш районында дәүләт театры ачу планлаштырыла
«Киләсе елда дәүләт театры дәрәҗәсенә ирешмәбезме дигән өмет белән эшлибез», — диде Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). 2021 елда Татарстанның Актаныш районында Татар дәүләт театрын ачарга ниятлиләр. Бу хакта XX «Идел-йорт» татар халык театрлары фестиваленең нәтиҗәләрен билгеләү тантанасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров әйтте.
«2021 ел Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан татар халкының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Актаныш халкы һәм татар дөньясы өчен 2021 ел Татар дәүләт театры оешу белән истә калсын, тарихта үзенең эзен калдырсын. Шулай ук киләсе елда әлеге театрның гастрольләрен оештыруны аерым үз өстебезгә алабыз», — диде Данис Шакиров.
Башкарма комитеты җитәкчесе сүзләренчә, егерме ел дәвамында «Идел-йорт» фестивален оештырганда, репертуар, костюмнар, декорацияләр сайлаганда да, камилләштерү юлларын эзләү эше алып барыла. «Өч ел элек фестиваль гомерен татар театр сәнгатенә багышлаган Шамил Закиров исемен алды. Без бу дәрәҗәне акларга тиешбез», — диде ул.
«Бу фестивальне оештыручыларга — Мәдәният министрлыгына, Бөтендөнья татар конгрессына, жюри әгъзаларына рәхмәт белдерәм. Актаныш районында 99% татар яши. Тарихи бурычыбыз — татар дөньясына иҗади шәхесләр үстерү. Әлбәттә, Татар дәүләт театрын булдыру — зур максатыбыз, теләгебез. Актанышта үткән Театр фестивалендә илледән артык коллектив катнаша. Киләсе елда дәүләт театры дәрәҗәсенә ирешмәбезме дигән өмет белән эшлибез», — диде Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов.
Кичә Камал театрында Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт» театр коллективлары төбәкара бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз