news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Идел-йорт» бәйгесендә Актанышның Киров авылы халык театрына бер миллион сум бирделәр

Башкортстанның Стәрлебаш авылының «Эстәрле» халык театрына 500 мең сум бүләк иттеләр.

«Идел-йорт» бәйгесендә Актанышның Киров авылы халык театрына бер миллион сум бирделәр
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). 21 декабрьдә Камал театрында Шамил Закиров исемендәге XX «Идел-йорт» театр коллективлары төбәкара бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Гран-прига Актаныш районының Киров авылы халык театры лаек булды. Коллективка 1 миллион сум бүләк ителде.

Бәйгедә тагын бер гран-при иясе билгеләнде. Башкортстан Республикасы Стәрлебаш районы Стәрлебаш авылының «Эстәрле» халык театрына 500 мең сум бүләк иттеләр.

«Театр сәнгате безне бернәрсәгә дә карамыйча җыя. Шуны искә төшерәсем килә: иртәгә татар театрына 114 ел тула. Бергәләп театр сәнгате белән ләззәтләник», — диде Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова.

РСФСРның халык артисты Әзһәр Шакиров катнашучыларга рәхмәт әйтте. «Әгәр дә авылда, районда халык театрлары булса, анда әле татар яши дигән бер нур бар. Юктан бит берни дә булмый. Төбәкләрдә, үзләренең җанын биреп, татар милләтен яшәтергә тырышкан кешеләргә чиксез рәхмәтлемен! Биредә катнашкан коллективлар күп очракта тигез иде. Гадел булырга тырыштык», — диде.

«Иң яхшы эпизодик роль» номинациясендә Самара өлкәсе Камышлы районы Иске Ярмәк авылы «Өмет» театр студиясе актеры Илшат Гарипов, Удмуртия Республикасы Ижевск шәһәренең «Чулпан» үзешчән театры актеры Нияз Вәлиев, Мөслим районы Иске Карамалы авылы мәдәният йортының «Замандаш» халык театры актеры Наил Хәмәтшин, Әтнә районы Олы Миңгәр мәдәният йортының халык театры актеры Рәдис Хисмәтуллин җиңде.

«Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә Башкортстан Республикасы Балтач районы мәдәният сараеның «Балкыш» татар халык театры актеры Розалия Хәмәтнурова, Менделеевск районы «Бизәк» мәдәният йорты «Елмай» халык театры артисткасы Фәимә Галимова бүләкләнде.

«Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә Ульяновск шәһәре «Киндяковка» мәдәният йортының «Нур» халык театры актеры Мәүлетдин Таҗетдинов, Удмуртия Республикасы Ижевск шәһәренең «Чулпан» үзешчән театр актеры Радик Сәфәров, Актаныш районы Иске Сәфәр авылы халык театры актеры Әлфис Әхмәтшәрипов җиңде.

«Үзешчән театр сәнгатенә зур өлеш керткән өчен» Чувашия Республикасы Батыр районы Бикшик авылы татар халык театры режиссёры Дания Сәләхова, Самара өлкәсе Камышлы районы Камышлы авылы татар халык театры режиссёры Гүзәлия Шакирова һәм Мамадыш мәдәният йорты рәссамы, актер Марат Баязитов бүләкләнде.

Бәйгенең дипломантлары:

  • Чаллы шәһәре «Эврика» үзешчән театры (режиссер — Зөләйха Минһаҗева);
  • Ютазы районы мәдәният йортының «Маски» халык театр студиясе (режиссер — Гөлназ Ханнанова);
  • Менделеевск районы «Бизәк» мәдәният йорты «Елмай» халык театры (режиссер — Гүзәлия Гомәрова);
  • Кама Тамагы районы «Новый образ» театр коллективы (режиссер — Татьяна Шәрипова);
  • Мөслим районы Иске Карамалы авылы мәдәният йортының «Замандаш» халык театры (режиссер — Әнисә Биктимерова);
  • Чувашия Республикасы Батыр районы Бикшик авылы мәдәният йортының татар халык театры (режиссёр — Дания Сәләхова);
  • Самара өлкәсе Камышлы районы Камышлы авылы татар халык театры (режиссёр — Гүзәлия Шакирова);
  • Самара өлкәсе Камышлы районы Иске Ярмәк авылы «Өмет» театр студиясе (режиссёр — Наил Галимуллин);
  • Ульяновск шәһәре «Киндяковка» мәдәният йортының «Нур» халык театры (режиссёр — Җәмилә Мифтахова);
  • Удмуртия Республикасы Ижевск шәһәренең «Чулпан» үзешчән театры (режиссёр — Рәфилә Рәсүлева);

Бәйгенең l дәрәҗә лауреатлары: (100 мең акчалата премия)

  • Башкортстан Республикасы Дүртөйле районы Зөфәр Солтанов исемендәге татар халык театры (режиссёр - Азамат Гыйльманов);
  • Минзәлә районы Тау асты Байлар авылы мәдәният йортының «Нур» халык театры (режиссёр — Мөслимә Гайниева);

Бәйгенең ll дәрәҗә лауреатлары: (75 мең акчалата премия)

  • Башкортстан Республикасы Кушнаренко районы «Мизгелләр» халык театры (режиссёр — Энҗе Гыймалтдинова);
  • Ульяновск шәһәре Халыклар мәдәнияте үзәгенең Барый Тарханов исемендәге халык театры (режиссёр — Гөлия Сәләхетдинова);
  • Мамадыш районы мәдәният йорты халык театры (режиссёр — Зөлфирә Дәүләтшина);
  • Актаныш районы Иске Сәфәр авылы халык театры (режиссёр — Айзирә Фәхриева).

Бәйгенең lll дәрәҗә лауреатлары: (50 мең акчалата премия)

  • Балтач районы мәдәният йортының халык театры (режиссёрлар — Раил Нигъмәтҗанов һәм Рамил Борһанов);
  • Биектау үзәк мәдәният йортының үзешчән театры (режиссёр — Раушан Шәриф);
  • Башкортстан Республикасы Балтач районы мәдәният сараеның «Балкыш» татар халык театры (режиссёр — Камилә Халикова);
  • Башкортстан Республикасы Нефтекама шәһәре «Без» халык театры (режиссёр — Илмира Әлметдинова).



Галерея: «Идел-йорт» театр бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләүдән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100