news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2020 елның 31 декабре эш көне булачак

2021 елның 31 декабре ял көне булачак.

2020 елның 31 декабре эш көне булачак

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы 31 декабрьне ял көне итү турындагы закон проектын кире какты. Бу хакта РИА Новости яза.

Закон проекты Дәүләт Думасына 2019 елның ноябрендә кертелгән иде. Документ нигезендә 31 декабрьне ял көне итеп күчерү күздә тотыла.

Министрлар Кабинеты бу тәкъдимне хупламады. Ул чакта хезмәт министры вазифасын биләгән Максим Топилин 2019 елда 31 декабрьне ял көне итү мөмкин түгел, дип аңлатты. Аның сүзләренчә, кирәкле санаганда, һәр эш бирүче моны шәхси тәртиптә эшли ала. Моны вице-премьер Татьяна Голикова раслады.

2020 елның октябрендә РФ премьер-министры Михаил Мишустин 2021 елның 31 декабре ял көне булачак карарга кул куйды. 2020 елның соңгы көне эш көне булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100