news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 2021 елның 31 декабре ял көне дип игълан ителде

Февраль аенда россиялеләрнең өч ял көне булачак - 21-23 февраль.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). 2021 елның 31 декабре Россиядә эшләми торган көн булачак. Бу хакта РФ Министрлар Кабинеты сайтында бастырылган карарда хәбәр ителә.

Шулай ук 2 һәм 3 гыйнварга туры килә торган шимбә һәм якшәмбе ял көннәре дә күчереләчәк.

Моннан тыш, 20 февраль (шимбә) ялы 22 февральгә (дүшәмбегә) күчерелә. Шулай итеп, февраль аенда россиялеләрнең өч ял көне булачак - 21-23 февраль. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100