Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2018 елда Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясенең тулай күләме 225 млрд сум тәшкил итәчәк
Россиядә җитештерелгән сөтнең 7,5 проценты республика өлешенә туры килә, дип искәртте Марат Әхмәтов.
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). 2018 елда Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 225 миллиард сум тирәсе тәшкил итәчәк, бу узган елгыдан 4,5 процентка кимрәк. ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры тармакта елның төп нәтиҗәләренә тукталды. Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, үсемлекчелек өчен быелгы ел уңышлы булмады. Вегетация чорында республиканың яртысы диярлек (20 район) корылыкка дучар булды. Шуңа да карамастан, игенчеләрнең тырышлыгы белән 3,9 миллион тонна ашлык, 2,1 миллион тонна шикәр чөгендере, 325 мең тоннадан артык яшелчә һәм 383 мең тонна майлы культуралар җыеп алынды.
Шулай ук терлекләрне уңышлы кышлату өчен җитәрлек күләмдә азык (1,6 миллион тонна) әзерләнде.
Барлык категорияләргә караган хуҗалыкларда сөтнең тулаем савымы 1840 мең тоннадан артык (үсеш – 1,2 процент) тәшкил итәчәк. «Россиядә җитештерелгән сөтнең 7,5 проценты республика өлешенә туры килә», - дип искәртте Марат Әхмәтов.
Тулаем алганда, барлык авыл хуҗалыгы культураларын да исәпкә алып, үсемлекчелек буенча тулаем җыем 7,3 миллион тонна тәшкил итте. Республика буенча уртача уңыш - 25,8 ц/га (2017 елда – 8,3 миллион тонна, уртача уңыш 27,7 ц/га).
Сарман, Зәй, Әтнә, Балтач һәм Саба районнары үсемлекчелектә елны югары күрсәткечләр белән тәмамлады.
«Бүген республиканың агросәнәгать комплексы халыкны үзендә җитештерелгән, сыйфатлы продукция белән тулысынча тәэмин итә», - дип белдерде Марат Әхмәтов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз