news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2018 елда спорткомплекссыз һәм бассейнсыз бер генә район да калмаячак – Р.Миңнеханов

Спорт кешеләргә сәламәт булу, уңышка ирешү мөмкинлеге бирә, дип ышана Татарстан Президенты.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Алексей Анисимов).  2018 елда спорткомплекссыз һәм бассейнсыз бер генә район да калмаячак, дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан лидеры белән Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле катнашында бүген республиканың Теләче районында физкультура-савыктуыру үзәге ачылды.

Спорт кешеләргә сәламәт булу, уңышка ирешү мөмкинлеге бирә. Спорт мәйданчыклары, эре комплекслар программасы киләчәктә дәвам итәр дип саныйм, диде Татарстан Президенты.

news_right_1
news_right_2
news_bot