news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 елда наркотик куллану буенча учетта торучылар саны кимегән

“Бу – күп еллар эченә беренче уңай күрсәткеч”, - диде ТР прокуроры ярдәмчесе.

(Казан, 20 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда наркотик матдәләр кулланып махсус учетта торучы авырулар саны кимегән. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

“Халык елдан-ел наркотикларга каршы хәрәкәткә күбрәк кушыла, күбрәк активлык күрсәтә. Билгеле, бу үзенең нәтиҗәләрен дә бирә. 2018 елда беренче мәртәбә учетта торучы наркоманнар саны кимеде. Бу – антинаркомания һәм профилактика эшләре җимеше”, - диде Татарстан республикасы прокуроры ярдәмчесе Камил Даишев.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100