news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елга үсемлекчек тармагы буенча күрсәткечләрне 10 процентка арттыру бурычы куелган

Бу хакта республика киңәшмәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте.

(Казан, 26 ноябрь, "Татар-информ"). 2016 елда Татарстанның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү индексы 105,2 процент тәшкил иткән. Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, һава торышы шартлары катлаулы булуга карамастан, тармак елны шактый яхшы күрсәткечләр белән тәмамлый. Тармак буенча авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү индексы - 105,2, терлекчелектә - 100,9, үсемлекчелектә 109,5 процент тәшкил итә.

"Елны шундый күрсәткечләр белән тәмамлап, без үз алдыбызга киләсе елда үсемлекчек тармагын кимендә 10 процентка үстерү бурычын куябыз. Әлеге бурычның тармакка кагылышлы бөтен кешедән җитди тырышлык таләп итүен аңлыйбыз", - диде министр.

Марат Әхмәтов Татарстан Авыл хуҗалыгы һзм азык-төлек министрлыгының территориаль авыл хуҗалыгы идарәләре белән берлектә узып баручы ел нәтиҗәләрен анализлау һәм һәр район, һәр инвестиция компаниясе буенча үсеш нокталарын билгеләү буенча җитди эш башкарганын хәбәр итте. "Декабрь уртасына кадәр без бу эшне тәмамларга нитялибез. Без район башлыкларыннан аны вакытында башкаруны сорадык. Һәркем инде бүген үк үзенең кимчелекләрен белеп, үз предприятиесе, үз районы өчен үсеш ноктасын табарга тиеш", - диде ул.

Министр киләсе ел уңышы өчен минераль ашламалар белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә тукталды. Ул искәртеп узганча, республика Президенты һәр гектарга кимендә 65 кг ашлама туплау бурычын куйган.

"Үсемлек тиешле вакытында кирәкле матдәләрне алса, хәтта көчле корылык булганда да яхшы уңыш алына", - дип аныклап узды Марат Әхмәтов.

Министр сүзләренчә, бүгенгә бер гектарга 18,6 кг ашлама әзерләнгән. Бу узган елның әлеге вакытына булган күрсәткечтән бер ярым тапкыр артык.

"Ашлама - уңышны формалаштыру һәм үсемлекчелек тармагының нәтиҗәлелеген арттыруда бик җитди фактор. Хуҗалык җитәкчеләре, бигрәк тә район башлыкларын әлеге мәсьәләгә бик җитди карауларын сорар идем. 1 гыйнварга үз акчалары хисабына бер гектарга 40 кг ашлама туплаучылар икеләтә отачак - бәяләр дә 20 процентка түбән, аларга бюджет ярдәме дә 25 процентка артыграк булачак", - дип белдерде министр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль район башлыкларын минераль ашлаумалар туплауга бик игътибарлы булырга өндәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100