Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2017 елда Татарстанда лизингка алынган авыл хуҗалыгы техникасын субсидияли башлыйлар
Республиканың машина-трактор паркын 2017 елда 8 миллиард сумга яңарту бурычы куела, ди тармак министры Марат Әхмәтов.
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). 2017 елда Татарстанда лизингка алынган авыл хуҗалыгы техникасын субсидияли башлыйлар, ягъни - өстәмә кыйммәткә салымсыз, башлангыч взноссыз һәм агымдагы түләүләрсез 40 процент турында сүз бара. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда республика Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
“Техниканы теләсә кайсы, дәүләти һәм коммерциячел, лизинг компанияләре аша алуны хуҗалыклар лимиты чикләрендә стимуллаштырачакбыз. Субсидияләү тәртибе элеккечә кала: лимитлар хуҗалыклар буенча чәчүлек җирләр һәм акча кеременә карап бүленә (1 гектар чәчүлек җиргә 150 сум һәм 1000 сум акчалата табышка 7 сум)”, - дип аңлатты Марат Әхмәтов.
Министр сүзләренчә, киләсе елда Татарстанда тагын бер яңалык кертелә – нефть районнарына авыл хуҗалыгы машиналары сатып алуны “Татнефть” гавами акционерлык җәмгыяте катнашында 33х33х34 схемасы буенча субсидияләү («Татнефть» - ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы - авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре һәр яктан 100 әр миллион сум).
Дәүләтнең 2020 елга кадәр авыл хуҗалыгын үстерү программасы тарафыннан агросәнәгать комплексының тулаем продукциясен агымдагы елдагыдан 18 процентка арттыру бурычы куелган. Аны тиешле техник ярдәмнән башка гына үтәве бик авыр булачак, дип саный министр. Республика агросәнәгать комплексының булган техник куәте бөтен чәчүлек җирләрне эшкәртү һәм үсемлекчелектә, терлекчелектә барлык технологик процессларны үтәү мөмкинлеге бирә, ләкин оптималь вакыт чикләрендә түгел. Шуңа өстәп, техника паркы җитди таушалган һәм аларны яңарту эшләре, нигездә, республика программалары буенча лизингка алу хисабына башкарылды.
Федераль лизинг буенча “Росагролизинг” акционерлык җәмгыяте аша 2016 елда республика авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә 1,5 миллиард сумлык 538 берәмлек техника (86 комбайн, 36 трактор) кайтарылды. Киләсе елга лизинг буенча 2,5 миллиард сумга техника алдыру турында сүз бара.
“1432” программасы буенча 25 процентлы ташлама белән 337 килешү теркәлгән һәм 1,4 миллиард сумлык 664 берәмлек техника сатып алынган. Техника эшләп чыгарган заводның ташламалары суммасы 394 миллион сум тәшкил иткән. Татарстанның агросәнәгать комплексын техник һәм технологик модернизацияләүгә “40х60” программасы буенча сатып алынган авыл хуҗалыгы машиналарын, эшкәртү тармагын, мелиорация һәм химияләштерүне, терлекчелек җиһазларын субсидияләүгә республика бюджетыннан 2014 елдан башлап ел да 2шәр миллиард сум акча бүленә. Соңгы 2 елда әлеге программа буенча комбайннар, орлык киптергечләр, терлекчелектә инновацион җиһазлар сатып алуга лимитсыз ярдәм күрсәтелде.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, соңгы 3 елда республикада 1097 трактор, 365 урып-җыю комбайны, 146 азык ургыч комбайн сатып алынган. Шул ук вакытта муниципалитетларның шактые техника белән тәэмин ителеше түбән. Мисалга, быел Әлмәт, Бөгелмә, Яңа Чишмә, Минзәлә районнары энергия белән тәэминаты иң түбән булу өстенә, азык җыю паркын яңартмаган һәм бер генә трактор да сатып алмаган.
“Татарстан агросәнәгать паркының энергия белән тәэминаты дәрәҗәсе бүген 100 гектар сөрүлек җирләренә 153 ат көче туры килә. Бу Европа илләреннән һәм АКШтагыдан 3 тапкырга кимрәк. Бу күрсәткечне күтәрү өчен Росагролизингның ресурсларын мөмкин кадәр күбрәк файдаланырга кирәк. Анда еллык кыйммәтләнү 3,5 проценттан артмый. Россиядә андый кредитлар юк, шуңа күрә районнарга һәм агрохолдингларга планнарын яңадан карап чыгарга һәм, язгы чәчүгә кадәр техника алып өлгерү өчен, якын арада гариза бирергә кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте республика аграрийларына тармак министры.
Марат Әхмәтов хуҗалыкларга Росагролизинг хезмәтләреннән параллель файдаланырга киңәш итә. Ул Татарстан Президентына мөрәҗәгать итеп, Росагролизингның устав капиталына, вак крестьян-фермерлык хуҗалыклары, гаилә фермалары һәм артта калган хуҗалыклар өчен техник кораллану маддәләре исәбенә, аграрийлар яңа уңыштан ашлыклата түләячәк дип, 300 миллион сум акча бүлеп бирүне тәкъдим итте.
“Бу чаралар бәрабәренә республиканың машина-трактор паркын 2017 елда 8 миллиард сумга яңарту бурычы куела”, - дип белдерде Марат Әхмәтов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз