news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елда пай җирләре өчен иң күп һәм иң аз түләгән районнар билгеле

“Кукмара – беренче, Югары Ослан районы – иң арткы урында”, - диде Александр Дружин.

2017 елда пай җирләре өчен иң күп һәм иң аз түләгән районнар билгеле
Михаил Захаров/архив, Султан Исхаков

(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). 2017 елда арендага алган пай җирләре өчен, милекчеләргә иң күп һәм аз күләмдә исәп-хисап ясаган районнар һәм хуҗалыклар билгеле. Бу хакта хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм милек мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Александр Дружин әйтте.

  • 2017 елда пай җире өчен аренда түләвенең минималь суммасы 710 сум иде.

“Былтыр Кукмара районы бер гектар җиргә уртача 1061 сумнан түләде. Баулы районы исә уртача – 880, Чистай районы - 865, Яңа Чишмә – 791, Тукай районы - 779 сумнан исәп-хисап ясады. Әлеге районнар пай җирләренә аренда түләве буенча лидерлыкны саклый”, - диде бүлек башлыгы.

Дружин сүзләренчә, лидерлар белән беррәттән, аутсайдер районнар да бар.

“Иң артта калган район – Югары Ослан. “Заря” җәмгыяте бер гектар җир өчен 195 сумнан түләгән. “Ак барс – Питрәч”, “Кызыл Шәрыкъ” җәмгыятьләре дә күрсәтелгән минималь сумманы түли алмады. Аларга капма-каршы итеп, Лаеш районының “Хәерби”, Тукай районының “Сәйдәш”, “Ирек” хуҗалыкларын китерергә була",  - диде Александр Дружин.

“Ютазы һәм Әгерҗе районнары да соңгы елларда түләүне арттырды. Узган ел биредә бер гектар пай җире өчен 1500 сумнан түләнгән. “ТрансАгро” ( 1000), “Камский бекон” (993 сум) “ Кулон Агро” җәмгыятьләре дә үрнәк”, - диде Александр Дружин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100